Пятница, 10.05.2024, 00:01Приветствую Вас Гость

Урсай

Блог

Главная » 2010 » Февраль » 27
АКСАК КАРАТУН

Аксак Каратун* дигән әрхәрәй булган. Аның исеме тарихларда Лука Канашевич дип языладыр. 1738 елда Казанга әрхәрәй булып килгәндер. Бу Аксак Каратун әрхәрәй булгач, Казан мөселманнарын чукындырмак кылып, бу эшкә сылтау әүвәл бу булгандыр: башта бер сәүдәгәр Идел буе калмыкларыннан берничә яшь угланнар сатып алып килгән икән. Шу-ларны ул заманда бер мөәзин, иманга инандырып, мөселман иткәндер. Янәдән Гайса баба дигән бер баба бар икән. Шул Гайса баба ул калмык балаларын сөннәткә утырткан икән. Ахыр бу эш урыс түрәләренең колагына төшеп, бу өч кемсә-нәләрне алып, һәртөрле газап белән ахырында чукындыргач, Гайса бабаны чиркәү астына ябып асрап, ахыр шунда картаеп вафат бул мыштыр. Әмма баягы сәүдәгәр, урыс диненә ихлас куйган булып, хәтта бер мөселман юлыкканда аркан әйләнеп һәм мөселманнарның йөзенә карамаган булып, әрхәрәйне ышандырыр икән. Ләкин үзе иманында нык булып, мөәзин белән Мәскәүгә китмәккә сүз куешып, вәгъдәләшеп Мәскәүдә юлыгышмакчы булганнар. Ахыр мөәзин, н ... Читать дальше »

Категория: Хикәяләр | Просмотров: 3371 | Добавил: Bulat | Дата: 27.02.2010 | Комментарии (0)

ГАЙНӘ

Болгардан өч туган семьялары белән Казан шәһәренә килгәннәр. Аннан бер туганнары Казанда калган. Ике туган семьялары белән Кама Иделе буйлап менгәннәр дә Толтүзгә* җиткәч, Тол суы буйлап китмәкче булганнар. Ирменшаһ исемлесе Толтүздә нишләптер тукталып калган, ә Гайнетдин исемлесе Тол суы буйлап барган да Тол башыннан бирерәк тукталып калган һәм шунда урнашкан. Шунда тора башлаган. Ул вакытта Толтүздән башлап бөтен тирә-як урман булган. Гайнетдин шунда йорт төзи башлаган. Ярый, ул төзи торсын, без килик Ирменшаһка. Гайни артыннан Ирменшаһ та, Тол буена килгәндә, яртылык юлда туктап калган. Ирменшаһ шунда торырга уйлаган һәм йорт төзи башлаган, семьялары урнашкан. Бу җирдә гел урман булгач, иген игәрлек булмаган. Ирменшаһ балык аулап, шуның белән тукланып торган. Тол суында балык аулаганда, Толдан йомычкалар агып килеп чыккач, Ирменшаһ «бу су буенда тагы да торучылар булырга кирәк» дип, шушы Тол суы буйлап менеп киткән. Бара-бара агасы Гайнетдин янына барып чыккан да, агасы бе ... Читать дальше »

Категория: Хикәяләр | Просмотров: 1563 | Добавил: Bulat | Дата: 27.02.2010 | Комментарии (1)

Форма входа
Категории раздела
Шигырьләр [48]
Хикәяләр [6]
Вакыйгалар [1]
Чаралар [0]
Мәзәкләр [1]
Төрлеләр. [1]
Бу бүлектә сез бүтән бүлекләргә кермәгән мәглуматларны таба аласыз.
Кешеләр [0]
Поиск
Архив записей
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 199
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0