Пятница, 10.05.2024, 06:45Приветствую Вас Гость

Урсай

Блог

Главная » 2010 » Февраль » 26 » (Шотландиянең Шетланд, Гебрид һәм Оркад утраулары легендаларыннан)
17:45
(Шотландиянең Шетланд, Гебрид һәм Оркад утраулары легендаларыннан)
Көнбатыш Европаның кайбер утрауларында яшәүче халык су эльфлары һәм феялары су өстенә тюлень кыяфәтендә чыга, дип уйлый. Аларның һәрберсенә тюлень тиресе гомерләренә бер тапкыр гына бирелә, имеш. Кем дә кем тиресен югалта, шул җир өстендә бөтенләйгә калырга мәҗбүр була икән. Менә шундый риваятьләрнең берсе.
Бервакыт берничә балыкчы тюлень аулау өчен бер-ике чакрым ераклыкта урнашкан сайлыкка йөзеп керә. Ау бик уңышлы бара, тюленьнәрнең майларын һәм тиреләрен аерып алалар, түшкәләрен бер күчкә өяләр дә, табышларын көймәләргә төяп, кайтырга җыеналар.

Шулвакыт куркыныч давыл куба. Балыкчылар тизрәк көймәләренә утырырга ашыгалар. Ыгы-зыгы арасында бер яшь иптәшләренең комлы утраучыкта калганлыгын сизми дә калалар.
Бәхетсез балыкчы юкка гына ярдәмгә чакырып азаплана. Давыл шавында аның тавышы ишетелми
дә. Иптәшләре юлдашлары турында искә төшергәндә, инде ярты юлны узган булалар.
Караңгы һәм шау-шулы төн җитә. Мескен балыкчы куркуыннан утрау-чыктагы бер зур ташка терәлә дә үзен диңгез дулкыны алып киткәнен көтә башлый. Шулвакыт ул бер гаҗәеп күренешкә тап була: аучылардан качып өлгергән тюленьнәр акрынлап утраучыкка йөзеп керәләр дә, тиреләрен салып, су эльфларына һәм феяларына әвереләләр.
Башта алар аучыны күрмиләр, тиреләре салдырылган түшкәләр янына килеп, аларны терелтәләр. Тегеләре бераздан үз кыяфәтләренә керәләр дә, җил тавышына кушылып, үксеп, елыйлар. Алар хәзер, тиреләрен югалткач, мәңгелеккә туган илләре белән хушлашырга мәҗбүр бит. Тиресен югалткан улын кызганып, бер фея аеруча нык кайгыра. Ташка терәлеп торган кешене күреп алгач, эльфлар һәм феялар елауларыннан туктыйлар. Балыкчы, куркынып, әле су феяларына, әле көчле дулкыннарга карый. Үз баласы өчен өзгәләнгән теге фея аның янына йөгереп килеп,ягымлы итеп эндәшә:
— Күреп торам, син — яхшы күңелле егет. Әгәр дә минем баламның тиресен алып, диңгезгә ыргытсаң, аркама утыртып, сине җиргә алып чыгам.
Егет шундук риза була. Фея, кабат тюленьгә әверелеп, аңа үзенең аркасын куя. Егет аның өстенә ныклап утыра да калтыраган куллары белән аңа ябышып, күзләрен чытырдатып йома. Тюлень күбекле диңгезгә сикерә. Берничә минут эчендә алар су затларының шау-шулы тавышлары, җил-давыл үкерүе астында чайкалучы дулкыннарны ерып, ярга барып җитәләр. Егетнең аягы җиргә тиюе була, шатлыгыннан авылына, иптәшләре янына йөгерә. Кайтып керешкә, тюлень тиреләре өеменнән иң кечкенәсен сайлап ала да кире диңгезгә китә. Шаулап торган диңгезгә эльф баласының тиресен ыргыта. Шул мизгелдә давыл да туктала. Егет башка беркайчан да тюлень ауларга чыкмый, аның каравы, балыкны бик күп тота башлаган, дип сөйлиләр.

Алмаз МӨХӘММӘДИ

Категория: Вакыйгалар | Просмотров: 682 | Добавил: Bulat | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа
Категории раздела
Шигырьләр [48]
Хикәяләр [6]
Вакыйгалар [1]
Чаралар [0]
Мәзәкләр [1]
Төрлеләр. [1]
Бу бүлектә сез бүтән бүлекләргә кермәгән мәглуматларны таба аласыз.
Кешеләр [0]
Поиск
Архив записей
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 199
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0