Каталог статей
Всего материалов в каталоге: 64 Показано материалов: 11-20 |
Страницы: « 1 2 3 4 ... 6 7 » |
Элеккеге күршем, авылдашым Галимулла абый үлеп киткән икән. Бу хәбәрне миңа район үзәгенә баргач бер якташым җиткерде. Галимулла абыйның кушаматы бик сәер – Алтыбармак иде. Аның ничек кушылганын мин моннан 10 ел элек, 9 май бәйрәме митингысыннан соң күршем белән аларга кунакка кергәч Галимулла абзыйның үз авызыннан ишеттем. |
Сугыштан соңгы еллар, мин әле кечкенә, шуңа карамастан “акыл” кергән, актан караны аера беләм. Акчаның да нинди хаҗәткә тотылганына төшенәм, чөнки әтием белән әнием укытучылар, һәрвакыт акча җитмәүдән зарланалар. Әти-әнисе сарык асраган, шуңа киез итекләре булган яшьтәш малайлар кыш көне чана шуа. Тәрәзәдән карап аларга кызыгып куям, чыгар идем, минем дә бик шуасы килә, ләкин аякка итек юк. Кая ул чорда укытучы гаиләсенә терлек асрау мөмкинлеге?! |
Күптән түгел, яшьлек елларында Казанда бергә укыган курсташым Тәслияне очраттым. Ул утыз елдан артык загс бүлегендә эшләп пенсиягә чыкты. Шуңа гаилә хәлләре, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр турында сөйләшеп киттек. Курсташым гаилә тормышының бәхетсез тәмамлануы, моннан 15 ел элек иреннән аерылуы турында сөйләп алды. |
Зөлфияне авылга телеграмма белән чакыртып кайтардылар. Анасының хәле авыр иде. Ул моннан ике ел элек урманнан утын төяп кайтканда трактор белән елгага төшеп батып үлгән ирен искә төшереп алды. Күрше әбиләрен чакырырга кушты һәм: “Сандык төбендә сиңа дип язылган хат бар, җибәрергә өлгермәдем, алып укырсың”, –диде. Соңгы сулышында: “Гафу ит мине, кызым”,– диде. |
Казаннан кайтканда, автобуста янәшәмдә яшь кыз туры килде. Кайта-кайта танышып, сөйләшеп киттек. Яшьләр арасында мәхәббәт һәм гаилә кору мәсьәләсе турында сүз чыккач, ул үзенең бик бәхетсез булуын әйтте һәм бер сулышта дигәндәй, күңелендәгесен сөйләп бирде: |
Күптән түгел бер бистәдә яшь кенә хатын нык “типтергән” иренең хыянәтенә, азгынлыгына түзә алмыйча аның... ирлек әгъзасын кискән. Бичара ирне “Ашыгыч ярдәм” коткарып калган. Ә хатынны акылдан язган дип, җүләрләр йортына салдылар. |
Былтыр Азнакай районында 684 бала туган, 917 кеше үлгән. Шунысы кызганыч, үлүчеләр арасында үз-үзенә кул салучылар да шактый. Азнакай шәһәре прокуратурасыннан алынган мәгълүматларга караганда, 2006 елда районда 40тан артык кеше үзе теләп дөнья белән хушлашкан, шул ук вакытта 56 кеше үзенә кул салырга омтылган. Табиблар тиз арада ярдәм күрсәтеп кенә коткарып калганнар. Кеше якты дөньядан ник туя? Менә бер мисал. |
“Т.Я.”ның 3 май санында “Аңламадык бер нәрсә дә” дигән язма белән тулысынча килешәм. Ләкин анда әле барысы да әйтелеп бетмәгән, кайберләрен өстисе килә, башкаларга сабак булыр дип уйлыйм. Үзем 42 ел мәктәптә балаларга аң-белем, тәрбия бирергә тырыштым, пенсионер булсам да, мәктәп белән элемтәне өзмим, мәгариф системасында булган яңалыкларны күзәтеп барам. |
Ике район арасында йөрүче маршрут автобусында барам. Кеше күп түгел. Янымда ак шәл бәйләгән, битләре җыерчыкланса да, матурлыгын югалтмаган олы яшьләрдәге мөлаем ханым утыра. Сүз иярә сүз чыкты. Сөйләме саф татарча түгел: үзбәк сүзләрен катнаштыра: – Гафу итегез, мин татар хатыны, үзбәкчәдән һич тә арынып булмый. Ишетәсем дә килми, югыйсә. Нишлисең – өйрәнелгән. Мин аптырап киттем. Ничек алай, ни өчен? |
Ике район арасында йөрүче маршрут автобусында барам. Кеше күп түгел. Янымда ак шәл бәйләгән, битләре җыерчыкланса да, матурлыгын югалтмаган олы яшьләрдәге мөлаем ханым утыра. Сүз иярә сүз чыкты. Сөйләме саф татарча түгел: үзбәк сүзләрен катнаштыра: |
|
Статистика |
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 |
|