Тулышып авырайган башаклар кояш нурлары астында алтын төскә кергән. Алар назлап искән җил белән салмак кына чайкалалар. Ниндидер сихри моң тарала. Башаклар җыры. Иген кыры... Без барыбыз да җир кешеләре. Әмма иген кырында башаклар җырын ишетә алган, җиргә тамыры белән береккән, шул җирдән көч алып, аның язмышы өчен борчылып, аңа бар гомерен багышлаган кешеләр сирәк. Равил Бакиров исә горурланып: “Кайда тудым, шунда гомерем буе хезмәт куйдым”, - дип әйтә ала.