Татар халкының бахисап күп мөнәҗәт, мәкаль, зарлы еглау – сыктаулары, көйле бәетләре бар. Аларның нигезендә кайгылы яисә көлкеле вакыйга ята. Тормышта төрле фаҗигале хәлләр һаман булып тора. Мондый хәлләр китергән авыр югалтуларга карата кеше, үзенең рухи реакциясен чагылдыруның бер чарасы буларак, бәет иҗат итә. Бәетчеләр иҗаты өчен генә хас бер үзенчәлек бар: ул бәетләрнең ярымъязма жанр булуы. Телдән, күңелдән иҗат ителү белән бергә, бәетләр язма рәвештә дә чыгарылалар һәм таралалар. Әгәр кабер ташлары, рухи культураның материаль чагылышы буларак, озак еллар дәвамында саклана алсалар, бәет – рухи культураның тел-авыз иҗаты төре – тиз җуелырга, югалырга мөмкин. Әмма үсеш юлларында ныклы баганалар булып традицияләр саклана. |