Пятница, 26.04.2024, 20:14Приветствую Вас Гость

Урсай

Главная » Яңалыклар архивы

Узган айда район территориясендә 90 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, алынган тән яраларыннан бер кеше авария урынында вафат булган, җиде кеше каза күргән.

ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан административ хокук бозуның 1388 очрагы теркәлгән.

Эчкән килеш руль артына утырган 23 шофер тоткарланган. 168 кешегә автомобиль белән хәвефсезлек каешын эләктерми идарә иткән өчен беркетмә төзелгән. Машина тизлеген арттыру белән бәйле 561 хокук бозу очрагы теркәлгән

26 июль көнне 19.00 сәгатьтә Азнакайны урап үтү юлының 3 нче чакрымында ВАЗ-2109 белән идарә иткән исерек ир машина тизлеген арттыра һәм, дистанцияне саклай алмыйча, ВАЗ-2110га килеп бәрелә. Нәтиҗәдә, алдан барган ВАЗ-2110 каршы як полосага чыга һәм йөк машинасы белән бәрелешә. Бер гаебе булмаган җиңел машина шоферы юл-транспорт вакыйгасы урынында вафат була. Авариян ... Дәвамын укырга »
Просмотров: 416 | Добавил: Bulat | Дата: 18.09.2013 | Комментарии (0)


Сугыш еллары һаман ераклаша бара. Бөек Җиңүнең 65 еллыгын да билгеләп үтәбез. Бәйрәм көнендә Дан һәйкәле янына килүче ветераннар сафы ел саен сирәгәя. Мәктәптә һәм башка җәмәгать урыннарында очрашу кичәсенә килүче сугыш ветераннары 2-3 кеше генә. Үзем оештырган мәктәп музеенда "Алар Җиңү белән кайттылар” дигән экспозицияне карыйм һәм 1985 елда исән булган сугыш ветераннарының исемлегенә күз салам. Урсай авылында ул вакытта 83 сугыш ветераны бар иде. Ә сугышка киткән 329 кешенең 114е генә исән-имин кайткан. Бүгенге көндә исә аларның бишесе генә Бөек Җиңүнең 65 еллыгын каршы ала. Кайбер авылларда алар бөтенләй юк. 2000 елда басылып чыккан "Батырлык китабы”нда элекке президент Минтимер Шәймиевнең мондый кереш сү ... Дәвамын укырга »

Просмотров: 1708 | Добавил: Bulat | Дата: 07.05.2010 | Комментарии (1)

Соңгы елларда демографиянең кискенләшүе югары уку йортларына абитуриентларны җәлеп итү юлларын үзләренә эзләргә калдырды. Алар өчен рәхәт заманалар бетте: республика район һәм шәһәрләре мәктәпләренә чыгып, вузның үзенчә­лекләре турында сөйлисеңме, әллә интернет аша аралашуны җайга саласыңмы – монысы инде вузларның үзлә­реннән тора. Узган ел югары уку йортлары кабул ­итү буенча дәүләт планын тиешенчә үтәгән иде. ­Быел хәлләр ничегрәк ­булыр икән?

Татарстан мәктәпләрен бы­ел 23,9 мең укучы тәмамласа, вузларда исә 36 меңнән артык урын бар. Моннан тыш техникум, көллиятләр дә үз студентларын көтә. Шулай ук башка төбәкләрдәге вузлар да безнекеләргә өметләнми түгелдер. Кыскасы, абитуриентларны “ау­ларга” теләү­челәр күп. Шушы көннәрдә башкалабызда оештырылган “Мәгариф. Карьера” күргәзмәсендә дә белем бирү уч­реҗдениеләренә мәктәп укучыларында төрле һөнәрләргә кызыксыну уяту мөмкинлеге тудырылган иде. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры вазыйфаларын башкар ... Дәвамын укырга »

Просмотров: 829 | Добавил: Bulat | Дата: 11.04.2010 | Комментарии (0)

ТР Дәүләт Советы, Бөек Җиңүнең 65 еллыгына ветераннар өчен средстволар җыю буенча татарстанлыларның изге инициативасын хуплап, республикада яшәүче барлык халыкны әлеге хәйрия акциясенә кушылырга өнди.

Республика парламенты депутатлары һәм Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре үзләренең бер көнлек хезмәт хакын Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм итү өчен ачылган махсус счетка күчерде. “Ак Барс Созидание” хәйрия фонды тарафыннан март башында ачылган “Җиңү” махсус счетына средстволар җыю дәвам итә. 6 апрель мәгъ­лүматларына караганда, хәйрия акциясе кысаларында 14 миллион сумлап акча җыелган инде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

Предприятиеләр, оешмалар һәм республикада яшәүчеләр тү­бәндәге реквизитлар буенча акча күчерү юлы белән ветераннарга ярдәм итә ала: 407038­101000­20000999 в ОАО “Ак Барс” Банк; Корреспондентский счет 30101810000000000805; БИК 049205805; ИНН 1658079690; КПП 165701001; ОГРН 1061600052425; назначение платежа – “Победа”.

Чыганак: ... Дәвамын укырга »

Просмотров: 740 | Добавил: Bulat | Дата: 11.04.2010 | Комментарии (0)

Спортчы булмасам да,
Һәр көн һавада булам.
Йөгерәм, уйныйм һәм чабам,
Үземә көч-дәрт алам.


10 нчы апрель көнне Урсай урта гомуми белем бирү мәктәбендә, сәламәтлек көненә багышланган зур чара утте. Бәйрәм дүрт өлештэн торды. 1 нче өлештэ, чараны ачу өлешендә, Урсай урта гомуми белем бирү мәктәбенең директоры Ярмиева Алина Рифкать кызы балаларны сәламәтлек көненең кыскача тарихы белән таныштырды, аннан Урсай Җирле үзидарә җитәкчесе Ярмиев Рәфис Нәбиулла улы укучыларны бәйрәм белән котлады, кеше тормышында спортның ролен, сәламәтлекнең мөһимлеген ассызыклады, укучыларга ярышта уңышлар теләде. 2 нче өлештә укучылар, яшь аермасы буенча өч өлешкә бүленеп, кросс йөгерүендә катнаштылар. 3 нче өлештә укучылар скакалка аша сикерү, урыннан ераклыкка сикерү, канатка менү, акробатик осталык, таяк аша чыгу һ.б. спорт төрлә ... Дәвамын укырга »
Просмотров: 1125 | Добавил: Bulat | Дата: 11.04.2010 | Комментарии (1)

Ел елга ошамый, диләр. Быелгы кыш үзенең кар-бураннары белән дан тотса, яз исә ташкыннары, су басулары белән истә калыр, мөгаен. Синоптиклар инде бүгеннән үк, язгы кояш нурлары көннән-көн яктырак, җылырак була барганда ук, халыкны язгы ташулар белән куркыта башлады. Ә республиканың зур сулыкларына якын яшәүчеләр инде хәзер үк моның афәтләрен күрә башлады. Республика җитәкчелеге дә язгы ташуга ныклап әзерләнергә тотынды. Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү Комиссиясенең чираттан тыш утырышында көн тәртибенә бердәнбер мәсьәлә — язгы су басуларга каршы көрәш тикшерелде. Аны ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов алып барды. Башлыча республика язгы ташуларга әзер дип билгеләп үттеләр. Әмма республикада су басулар куркынычы тудыручы кайбер мәсьәләләр дә бар икән. Беренчедән, системаны ... Дәвамын укырга »

Просмотров: 1846 | Добавил: Bulat | Дата: 11.04.2010 | Комментарии (0)

27 нче март көнне авылыбызда Нәүрүз бәйрәме һәм татар-башкорт көрәше буенча танылган көрәшче Рәис Кәримов истәлегенә I район турниры уткәрелде. Чараны үткәрүдә төп спонсор Рәис Кәримовның улы фермер Кәримов Фәнүс Рәис улы, Урсай Җирлек Советы, Урсай урта мәктәбе коллективы, Урсай җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять зур ярдәм курсәтте. Нәүрүз бәйрәмен ачуда районнан килгән кунаклар - Хакимият башлыгы урынбасары Нәгыймов Нәҗәт Мәсгут улы, район Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Мәһдиев Ринат Хәсән улы, Ветераннар советы рәисе Каримов Миргасим Ильяс улы, Азнакай районы спорт комитеты рәисе Җәләев Альберт, Урсай авылы Җирлеге башлыгы Ярмиев Рәфис Нәбиулла улы, Урсай җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Бакиров Равил Ильяс улы катнашты. Килгән һәм авыл кунакларын үзләренең тәмле ашлары белән сыйлау өчен Авыл советы, клуб хезмәткәрләре, почта элемтәсе һәм медицина хезмәте күрсәтү бүлеге эшчеләре, мәктәп һәм балалар бакчасы коллективы, Урсай җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять хисапчылары мул ризыклы ө ... Дәвамын укырга »
Просмотров: 1663 | Добавил: Bulat | Дата: 30.03.2010 | Комментарии (0)

Мәскәүдә Бөтенрусия сөт җитештерүчеләр берлегенең беренче съезды узды. Анда әлеге берлекнең рәисе Андрей Даниленко, кистереп: «Төбәкләрдә шәхси һәм күмәк хуҗалыклардан сатып алына торган сөтнең бәясе 11 сумнан да ким булмаска тиеш», – дип әйтте. Русиянең беренче вице-премьеры Виктор Зубков, аның фикерен куәтләп: «Сөт җитештерүчеләр белән аны эшкәртүчеләр арасындагы каршылыкларны, җәнҗалны туктатырга, бәяләрнең бердәм механизмын эшләргә кирәк», – дип белдерде.

РФ авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник әйтүенчә, сөтне сатып алу бәясе март ахырына кадәр төгәл билгеләнәчәк. Моннан тыш, читтән кертелә торган сыр, коры сөт һәм атланмайга таможня бәясе дә югары калачак, дип ышандырды министр. Нәселле савым сыерларының санын арттыру буенча эш алып барылачак. 2010 елда әлеге максатта 2 млрд. 170 млн. сум акча тоту каралган. Быел 450 мең тонна сөт эшкәртергә сәләтле 127 объект сафка басачак.

Съездда яңгыраган сүзләр сөт җитештерүчеләрнең йөрәген җылытса да, съезд карары ул әле закон дигән ... Дәвамын укырга »

Просмотров: 850 | Добавил: Bulat | Дата: 20.03.2010 | Комментарии (0)

Тиздән, төгәлрәк әйтсәк 25 мартта Минтимер әфәнде үз урынын яңа президентка тапшырачак. Урыслар:«Не проподать же добру» диләр бит. Шуны уйлап депутатлар президент өчен яңа пост та уйлап таптылар — дәүләт киңәшчесе. Янәсе, әнә Әмрикә һәм Сингапурда күптән шундый тәҗрибә бар. Аларны белмим, ләкин бездәге бу вакыйга нәрсә белән бетәр, мин әлегә күзаллый да алмыйм. Законны тәкдим итүчеләр бар да яхшы булыр дип ышандыра үзе. Президент бушка эшләргә дә әзер икән. Тик без бит татар — күрми торып без ышанмыйбыз. Менә күрик — шунда инде бәлки ышанып та куярбыз!
Просмотров: 717 | Добавил: Bulat | Дата: 20.03.2010 | Комментарии (0)

Россия оборона министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, Кораллы көчләрдә кыскартулар дәвам итә. Бүген армиядә хезмәт итүчеләр саны узган еллардагы 1 млн. 300 мең урынына 1 млн.га калган. Юк, бу һич тә армиянең хәрби көчен киметү өчен эшләнми, киресенчә, аның көч-кодрәтен арттыру, камилләштерү, профессиональрәк итү максатыннан эшләнә. Бу турыда РФ президенты Д. Медведев Оборона министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында да билгеләп үтте. Ул министрлыкның эшчәнлегеннән канәгать булса да, армияне заман таләпләренә яраклаштыру өчен шактый эшләр башкарасы барлыгына да басым ясады.

... Дәвамын укырга »
Просмотров: 801 | Добавил: Bulat | Дата: 20.03.2010 | Комментарии (0)

« 1 2 3 4 »
Форма входа
Поиск
Архив записей
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 199
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0